1908 елның маенда оештырыла. Оештыручылары — У.С.Шәехгали, М.А.Максутов, Б.Ибраһимова-Шамил, З.М.Шамил.

Төп максатлары — мөселман уку йортлары үсешенә булышлык итү, мөселманнар арасында мәгърифәт тарату, фәкыйрьләргә матди ярдәм күрсәтү. Санкт-Петербургта һәм аның тирәсендә эш итә.

1917 елдан соң эшчәнлеге туктатыла.

АвторҖ.С.Миңнуллин