Биографиясе

1851 елның 17 (29) августа, Таврия губернасы Горностаевка авылы, хәзерге Кырым Республикасының Ленин районы – 1881 елның 3 (15) апреле, Санкт-Петербург.

Крепостной крестьян гаиләсендә туа. 1860 елда Александр ирләр гимназиясенә үзгәртеп корылган Керчь өяз училищесына билгеләнә. Аны тәмамлагач, 1869 елда Новороссийск университетының (Одесса шәһәре) юридик факультетына укырга керә. 1871 елда студентлар чуалышларын җитәкли, шуның өчен университеттан чыгарыла һәм шәһәрдән куыла.

1873 елда "чайковчылар" түгәрәге әгъзалары белән таныша. 1875–1877 елларда "халык белән аралашу"да катнаша. 1877 елда кулга алына һәм Санкт-Петербургка китерелә, "процесс 193-х" эшендә катнаша. 1878 елның 23 гыйнварында аклана.

1879 елның июнендә Липецк корылтаенда катнаша, "Народная воля" Башкарма комитеты әгъзасы була. Кышкы сарайда шартлату (1880 елның феврале), Александровск янында императорга уңышсыз һөҗүм (1879 елның ноябре) һәм 1881 елның 1 мартында уңышлы һөҗүм оештыручыларның берсе.

Һөҗүмгә ике көн кала, 1881 елның 27 февралендә кулга алына. Судта яклаучыдан баш тарта, үз карашларын һәм партия программасын белдерә. Үлем җәзасына хөкем ителә. Башка народоволецлар белән бергә Семеновский полк мәйданында асыла.

Истәлеге

Казанда, шулай ук элеккеге СССРның күп кенә шәһәрләрендә Желябов исеме белән аталган урамнар бар.

Совет чорында аның исеме самодержавиегә каршы революцион көрәш символы була. В.И.Ленин Желябовны революцион хәрәкәтнең "корифее" буларак Робеспьер һәм Гарибальди белән бер рәткә куя.