Эчтәлек

1) Михаил Степанович (1781–1844), икенче гильдия сәүдәгәр. 1818 елдан бумази, ефәк һ.б. төр товар белән сәүдә иткән. 1832 елда Н.Д.Чижов белән бергә кытат (тукыма) фабрикасы ача. Казанда 3 кирпеч йорт тоткан. 1804–1806 елларда Казан шәһәр думасы гласные һәм казначее, 1824–1826 елларда Вөҗдан мәхкәмәсе утырышчысы. 1836–1838 елларда Казан шәһәре башлыгы. 1843 елда картлар йортын ачуга 7300 сум акча бирә, картлар йортын тотуны оештыручылардан була. Иганәчелек эшчәнлеге өчен алтын медаль белән бүләкләнә;

2) Евтихий Михайлович (1814–1876), беренче гильдия сәүдәгәр, ашлык белән сәүдә итә. Нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Ятимнәр файдасына иганәлек итә. Җәмәгать китапханәсе идарәчеләреннән.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казанский некрополь. Казань, [Е.к.].

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Т. 2.

Агафонов Н.Я. Из казанской истории. Казань, [Е.к.].

Остроумов В.П. Казань. Очерки по истории города и его архитектуре. Казань, 1978.

Автор – Л.М.Свердлова