Биографиясе

1843 елның 10 апреле, Санкт-Петербург — 1895 елның 29 декабре, Казан.

Мещан гаиләсеннән.

Казан университетын тәмамлый (1865); шунда ук эшли: профессорлык стипендиаты (1867 елга кадәр), 1867–1869 елларда приват-доцент, 1869–1872 елларда доцент, 1872–1892 елларда ординар профессор, 1892 елдан гомуми тарих кафедрасының атказанган профессоры; 1872–1874 елларда тарих-филол. факультеты сәркәтибе, «Известия Императорского Казанского университета» һәм «Учёные записки Императорского Казанского университета» журналлары мөхәррире.

Бер үк вакытта, 1873–1881 елларда, Казан җәмәгать округының участок мировой судьясы.

Казан җәмәгать округының шәрәфле мировой судьясы (1881 елдан).

Россия либераль медиевистикасында сәяси юнәлеш вәкиле.

«Ачкыччы» («Ключница», СПб., 1859) повесте авторы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Италия, Франция, Англия, көнбатыш славяннар тарихына карый. «Альбигойлар һәм алар заманы тарихы» («История альбигойцев и их времени», т. 1–2, 1869–72) фундаменталь хезмәтендә Осокин альбигойлар хәрәкәте һәм Көнбатыш Европада (XIII йөз) шуңа бәйле тарихи процесслар мәсьәләсен тикшерә. Көнбатыш Европа илләре тарихы, тарих белеме һәм мәдәниятенә багышланган лекцияләр, шул исәптән «Гомуми әдәбият» («Всеобщая литература», 1873), «XIX йөз тарихы» («История XIX столетия», 1873), «Иң яңа тарих» («Новейшая история», 1–2 кит., 1874–76), «Яңа заман тарихы» («История нового времени», 1–2 кис., 1880–81), «Урта гасырлар историографиясен тасвирлау: Университет укуларыннан» («Очерк средневековой историографии: Из университетских чтений», 1888), «Урта гасырлар тарихы» («История средних веков», т. 1–2, 1888–89) кебек хезмәтләре дә әһәмиятле урын алып тора.

Казанда югары хатын-кызлар курслары ачылуга өлеш кертүчеләрнең берсе (1876), педагогик совет рәисе (1877 елдан).

Казанда уку-укыту (1887) һәм шәһәр (1895) музейларын оештыруда, Казан губернасы аша Себергә тимер юл салу мәсьәләсен хәл итүдә катнаша; «Патша тарафыннан расланган Себер тимер юлы магистраль линиясе» («Высочайше утверждённая магистральная линия Сибирской железной дороги», 1883), «Себер тимер юлы мәсьәләсенә карата, Муром–Казан линиясе» («К вопросу о сибирской железной дороге, муром­ско-Казанская линия», 1884) язмаларын бастыра.

Җирле халык мәктәпләре, хатын-кызлар белеме мәсьәләләрен кайгырта. Казан шәһәр думасы (1878 елдан), Казан өяз (1879 елдан) һәм губерна (1880 елдан) земство җыеннары гласные.

Изге Гурий Борадәрлеге советы әгъзасы (1880 еллардан) һәм казначысы (1892 елдан). Казан реаль училищесе попечительлеге әгъзасы (1887–1890).

Рус техника җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе (1889 елдан).

Хезмәтләре

Внутреннее состояние Римско-католической церкви в XIII веке и отношение к ней общества. СПб., 1869;

Политические движения в Западной Европе в первой половине нашего века. К., 1885;

Профессиональное направление женских гимназий и прогимназий. СПб., 1890;

Автобиография // Ист. вестн. 1896. Т. 63, № 1.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;

Агафонов Н.Я. Из Казанской истории. К., 1906;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1;

Ягудин Б.М. Николай Алексеевич Осокин, 1843–1895. К., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов