Биографиясе

1766 елның 8 гыйнвары, Мәскәү — 1815 елның 22 октябре, шунда ук.

Дворяннар нәселеннән.

1784 елдан хәрби һәм дәүләт хезмәтендә.

1798–1799 елларда Новгород вице-губернаторы.

1799–1801 елларда Казан гражданнар губернаторы. Муханов эшчәнлеге чорында Казан гражданлык эшләре мәхкәмә палатасы һәм Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы торгызыла (1801), полициядә реформа уздырыла; Казанда Гостиный дворның яңа бинасы төзелә (1800–1801). Муханов административ башбаштаклыгы һәм хакимияттән явызларча файдалануы өчен вазифаларыннан читләштерелә.

1805–1806 елларда Полтава, 1806–1811 елларда Рязань гражданнар губернаторы.

1811 елдан Патша сарае ат заводлары директоры (Мәскәү).

Әдәбият  

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов