- РУС
- ТАТ
җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, тәрҗемәче, статский советник (1837)
1768 елның 5 гыйнвары, Ярославль шәһәре — 1852 елның 5 августы, Казан.
Сәүдәгәрләр нәселеннән.
1782–1784 елларда Ярославль шәһәр магистратында күчереп язучы, 1784–1786 елларда канцелярия хезмәткәре, 1786–1788 елларда Гражданнар мәхкәмәсенең Вологда палатасында, 1788–1793 елларда Түбән Новгород наместниклык идарәсендә канцелярия хезмәткәре.
1793–1801 елларда Казан шәһәр магистраты секретаре. 1801–1808 елларда Җинаятьчелеккә каршы мәхкәмәнең Казан палатасы стряпчие. 1808–1820, 1834–1846 елларда Казан губерна идарәсе киңәшчесе. 1818–1826 елларда Россия Библия җәмгыятенең Казан бүлеге сәркәтибе. 1827–1831 елларда Казан гражданнар губернаторы, 1831–1834 елларда хәрби губернатор каршында махсус күрсәтмәләр башкаручы чиновник.
1801 елда Казан губерна хакимиятенең үз вазифаларыннан законсыз файдалану очракларын ачыклауда, гражданнар губернаторы һәм хәрби губернатор А.И.Муханов һәм П.П.Пущинны урыннарыннан төшерүдә катнаша.
Россия масоннарына якын була. 1790 еллар уртасында дини һәм фәлсәфи «уйланулар», шул исәптән«Җисемнәрнең тууы һәм җимерелүе турында» («О рождении и разрушении тел»), «Геометрик фәлсәфәнең мөмкин булуы турында» («О возможности существования геометрической философии»), «Кеше тормышы ыгы-зыгысы турында» («О суете жизни человеческой») әсәрләрен яза. «Ике мәзәкче» («Два фигляра», 1786, басылмаган), «Бүре белән төлке» («Волк и лисица», 1815) мәсәлләре, «Үз догам» («Моя ж молитва», басылмаган) масон шигырьләре, «Бөек магистрга» («Великому магистру», 1902) гимны авторы. «Падишаһ, император Александр I гә мәдхия» («Ода государю императору Александру I», 1801; СПб., 1903 елда басыла), «Падишаһ, император Александр I тәхеткә утырган көнгә мәдхия» («Ода на день коронования государя императора Александра I», 1815) әсәрләрендә патша урнаштырган ирек, кануннар һәм ул оештырган уку йортларына мәдхия җырлый. «Дустыма эпитафия» («Эпитафия другу», 1803) һәм «Дустым төше» («Сон друга», 1831) шигырьләре Казан шагыйре Г.П.Каменевка багышлана. Т.Тиссоның «Азат ителгән Иерусалим» («Освобождённый Иерусалим», М., 1819) поэмасын тәрҗемә итә. «Истәлекләр» («Воспоминания», басылмаган) авторы.
Казан ватан әдәбиятын сөючеләр җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1812).
Бобров Ж.А. Литература и просвещение в России XIX в. К., 1902. Т. 4.
С.А. Москотильников: Некролог // Казан. губернские ведомости. 1853. 9, 16, 23 февраль;
Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. К., 1906. Ч. 1;
Русские писатели 1800–1917: Биогр. словарь. М., 1999. Т. 4.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.