Нәселне нигезләүче — Янбулат морза Мамин (XVII йөзнең 1 нче яртысы). 1634–1635 еллар грамотасында кенәз Мамин — Уразай Кормәмәтов исеменә Кадом өязе Мокша аръягы станының Екшеево (Чёрный Починок) авылындагы биләмә теркәлгән.

Казанның 1648–1651 еллар писцовый кенәгәләреннән күренгәнчә, Маминнар нәселе вәкилләре Богдан, Ишәй, Алмакай морза Янбулатовларга аталарының Екшеево авылындагы биләмәсе күчә. Морза Богдан Маминның вафатыннан соң 1685 елда аның Кадом өязендәге Екшеево һәм Чермных авылларындагы, Керенский өязендәге Лундан авылындагы биләмәләре уллары Ибраһим, Кормаш, Сөенбай, Исәк, оныклары Давыт һәм Мәрдәш Дусаев, Илмай Сүнчәләевләргә бүлеп бирелә.

1713 елда кенәз Мамин улы морза Семён Аюкаевның Сембер өязендәге Зөябаш (Тимошкино) авылында бер крепостной крәстиян утары була.

XVIII йөз ахырында морза Маминнар Бузат (хәзер Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районында), Абзан (хәзер Башкортстан Республикасының Благовар районында) һәм Богырыслан өязенең Давыт (Давыткино) авылларына урнашалар. Давыт авылында яшәгән Мамин улы Кодрәк Ишәевкә хезмәтләре өчен 1694 елда 564 чирек җир һәм 33 сум акчалата бүләк бирелгән.

Давытта яшәгән морза Маминнарның дворянлык дәрәҗәсе 1796 елның 1 декабрь, Бузатта яшәгәннәренеке 1797 елның 19 ноябрь фәрманнары белән раслана. Саратов һәм Пенза губерналарындагы морза Маминнар шулай ук дворян дәрәҗәсе алганнар. Сенатның 1840 ел 17 октябрь, 1855 ел 2 август, 1861 ел 28 ноябрь һәм 1862 ел 29 май күрсәтмәләре буенча, бу нәсел вәкилләре дворян дәрәҗәсендә үзләрен татар кенәзләре дип атау хокукы белән расланалар. Маминнарның Абзан авылында яшәгән тармагы дәүләт крәстияннәре катлавында кала.

Карамалы авылының 1 нче җамигъ мәчете имам-хатибы һәм мөдәррисе, Маминнар нәселеннән булган Әхсән Хәмзин 1884 елда ахун дәрәҗәсе ала. XIX йөздә Маминнар Керенский өязенең Кочетовка һәм Никольское, Саратов губернасы Хвалын өязенең Иске Мастек, Сембер губернасы Сызрань өязенең Әхмәтле авылларында да яшиләр.

Әдәбият          

Списки дворянских родов, внесённых в родословную книгу Пензенской губернии. Пенза, 1908;

Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин