- РУС
- ТАТ
XVI йөзнең 1 нче яртысында яшәгән Темников бәге Ефай улы Кудаштан башлана. 1629 елда крепостной крәстияннәре булган Темников бәкләре Булай, Ишәй, Чепай һәм Билгилдей Кудашевлар хакында искә алына. Чепай бәк (аның дәвамчылары православие динен кабул итәләр) Польша белән сугыш вакытында (1618) Мәскәү камалышында катнаша, шуның өчен биләмә белән бүләкләнә.
Бәкләр Кудашевларның нәсел шәҗәрәсе тармагы Темников морзасы Булайдан башлана, аңа патша Василий Шуйский грамотасы буенча 1608 елның 14 октябрендә 36 еллык хезмәте өчен Киршә мордваларының варислыкта булмаган җирләре бүләк ителә.
XVII йөзнең 1 нче яртысында Кудашевлар нәселеннән Байбулат һәм Досай Булаевлар, Кодрәк Досаев телгә алына. 1713 елда Кудашевлар нәселеннән Ислан һәм Янгуҗа Тохтаровларның Пенза өязе Колчурак авылында крепостной крәстияннәре була.
Чукынудан баш тарткан өчен Булай нәселе дәвамчылары җирләре патша карамагына алына, ә алар үзләре Темников һәм Краснослободск өязләренең дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә.
XVIII йөз башында Кудашевлар Саранск өязенең Мелцапино, Кадом өязенең Булай һәм Чёрная авылларында яшиләр. XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында алар Ахун (хәзер БРның Благовар районы), Бүздәк, Ышланлыкүл (хәзер БРның Бүздәк районы) һәм Айбулат (хәзер БРның Чакмагыш районы) авылларына килеп урнашалар.
Сенатның 1796 ел 1 декабрь фәрманы белән Кудашевлар нәселенә дворянлык дәрәҗәсе кайтарыла.
Лобанов-Ростовский А.Б. Русская родословная книга. СПб., 1895. Т. 1;
Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999;
Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.
Автор — И.Р.Габдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.