Эчтәлек

Биографиясе

1860 елның 5 августы, Әстерхан шәһәре — 1917 елдан соң.

Сәүдәгәрләр катлавыннан.

Казан университетын тәмамлый (1883).

1883–1888 елларда Казан округ мәхкәмәсе канцеляриясендә: 1885 елдан 2 нче җинаять эшләре бүлеге секретаре.

1888–1891 елларда Казан губернасы Цивильск һәм Тәтеш өязләрендә участок мәхкәмә тикшерүчесе.

1891–1900 елларда Сембер, 1900–1904 елларда Казан округ мәхкәмәләре прокуроры урынбасары.

1904–1906 елларда Сарапул, 1906–1907 елларда Сембер, 1907–1916 елларда Казан округ мәхкәмәләре прокуроры.

1916–1917 елларда Мәскәү мәхкәмә палатасы әгъзасы.

Автор  — Е.Б.Долгов