Биографиясе

XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөзнең беренче яртысында яши.

Отставкадагы прапорщик.

Петербург Фәннәр академиясенең «Азия басмаханәсе» нигезендә Казанда ачылган шул исемдәге басмаханәне җиһазлау эшләренә җитәкчелек итә, соңыннан шунда татар китапларының нашире була.

Цензура рөхсәтеннән башка нәшер иткән бер китабы өчен 1805 елда наширлек эшеннән читләштерелә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Шулай ук кара: Азия басмаханәсе.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги: От начала возникновения до 60-х годов XIX века. Казань, 1971.

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань,1985.