Эчтәлек

Биографиясе

1848 елның 4 гыйнвары, Казан губернасы Царёвококшайск өязе – 1919 ел, Казан шәһәре.

Казан һәм Вятка губерналарында сәүдәгәрлек һәм сәнәгатьчелек белән шөгыльләнә. Улы белән бергә сәүдә йорты тота («Булыгин и сын»). 10 меңнән артыграк дисәтинә җиргә һәм 5 аракы-спирт заводына (Казан губернасы Казан өязендә – Алат, Царёвококшайск өязендә – Никольский, Вятка губернасы Малмыж өязендә – Александровск, Яран өязендә – Фёдоровский һәм Яранск), Яран өязендә сыра кайнату һәм май язу, Казанда такта яру заводлары хуҗасы.

Казандагы Благовещение соборын төзекләндерүгә иганәлек кыла, Руханилар академиясенең мохтаҗ студентларына стипендия билгели (1904), Россия Кызыл Хач җәмгыятенең җирле шәфкать туташлары оешмасына бина сатып ала (1904).

Казан өязе Потаниха, Царёвококшайск өязе Вараксин, Малмыж өязе Бурецк авыллары земство мәктәпләренең һәм Царёвосанчурск шәһәр училищесенең тышкы идарәчеләр әгъзасы була. Царёвококшайск өязе (1885 елдан) һәм Казан губернасы (1901 елдан) земство җыеннары гласные. Казан губернасы балалар ятимханәләре идарәчелегенең шәрәфле әгъзасы (1890 елдан), Царёвококшайск төрмәсе директоры (1888 елдан). Царёвококшайск өязенең шәрәфле мировой судьясы (1909–1911).

Автор – Е.Б.Долгов