Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Тормыш еллары: XVIII йөздә.
Минзәлә өязе (хәзерге Зәй районы) Аксар авылы старшинасы. 1773 ел ахырында баш күтәрүчеләр отрядын төзи, Әсәнев Нагайбәк белән бергә Зәй кальгасын камауда катнаша. 1774 елның 15 гыйнварында аларның берләшкән көчләре кальганы каршылыксыз алуга ирешә. 16 гыйнварда Асеевның отрядын (600 кеше, 3 туп) Аксар авылы янындагы бәрелештә Ю.Бибиков җитәкчелегендәге эзәрлекләү полкы тар-мар итә.
Асеевның шуннан соңгы язмышы билгесез.
Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. Казань, 1973.
Заинская энциклопедия. Казань, 1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.