Гобәйдулла Арсланов

Гомер еллары: ? – 1820 еллардан соң.

Сәүдәгәрләр династиясен нигезләүче; аның җәмәгать эшчәнлегенә кагылышлы беренче мәгълүмат 1795 елга карый. 1808 елдан 3 нче гильдия сәүдәгәр. Казанда 2 кибет тоткан, 1826 елда сабын заводын нигезләгән.

Габделмәҗит Гобәйдулла улы

1795 – 1870 елдан да соң түгел.

2 нче гильдия сәүдәгәр. Сабын, шәм җитештерү белән шөгыльләнгән, ашлык белән сәүдә иткән. 1840–1960 елларда аның заводында иң яхшы шәмнәр коелган һәм яхшы сабын җитештерелгән. Еллык капитал әйләнеше 3500 сум тәшкил иткән. Мәкәрҗә ярминкәсендә һәм Идел буеның башка шәһәрләрендә дә сәүдә иткән.

Бертуганнар Исхак һәм Ибраһим

Исхак Габделмәҗит улы (1852–1901), 1 нче гильдия сәүдәгәр, Казанда сәүдә ширкәте хуҗасы («Товарищество Исхака Арсланова в Казани», 1900 елдан «Товарищество мыловаренного и глицеринового завода Исхака Арсланова»). Завод 1910 елда җитештерү күләме буенча, бертуган Крестовниковлар заводыннан гына калышып, бу тармакта 2 нче урында торган (анда 120 кеше эшләгән, елына 900 мең сумлык әйбер җитештерелгән).

Ибраһим Габделмәҗит улы (1841 елның 14 июле – 1908 елның 5 июле), икмәк һәм бакалея товарлары белән сату иткән. 1909 елда аның варислары Бәдретдин Хисаметдинов белән бергә сәүдә ширкәте оештыралар («Торговый дом. Наследники Ибрагима Арсланова и Бадретдин Хисамутдинов», мая капиталы 15 мең сум).

Бу ширкәтне оештыручыларның берсе Әхмәтҗан Ибраһим улы (1871 – ?) була. Аның иганәсенә Зөя һәм Тәтеш өязләре авылларында берничә мәчет төзелә.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова