Закирҗан Сабирҗан улы

1874 ел, Җаркәнд шәһәре, хәзерге Казакъстан Республикасы, Талды Курган шәһәре – 1937 ел, Кытай Төркестаны, Өремче шәһәре.

Фатих Сабирҗан улы

1885 елның 15 августы, Җаркәнд шәһәре – 1966 елның 28 ноябре, Кытай Төркестаны, Голҗа шәһәре.

Эшчәнлекләре

1910–1920 елларда Голҗа шәһәре татар җәмәгатьчелеге кирәгенә дип тупланган вакыфның (фондның) актив оештыручылары һәм идарәчеләре. Голҗада беренче җәдиди (яңача укытуга нигезләнгән) мәктәп бинасын төзүгә өлеш кертәләр (1913).

Бертуган Аллаһиарилар – 1930 еллар башында Урта Азия республикалары белән сәүдә итүче «Алтай ширкәте» сәүдә фирмасын оештыручылардан, Голҗа шәһәре читендә татар бистәсен төзүдә башлап йөрүчеләрдән. Шәһәрнең төп халкы булган уйгырлар соңрак аны «Нугай гурт», ягъни, «Татар шәһәре» дип атыйлар. Бу төзелешнең Кытай Төркестаны шәһәр төзелеше культурасына һәм архитектурасы үсешенә йогынтысы зур була.

Аллаһиарилар – Голҗа төбәге татар яшьләренең чит илләргә (нигездә, Төркия, Германиягә) китеп югары белем алуына рухи һәм матди ярдәм итүче байлар.

Закирҗан 1937 елда Гоминдан хөкүмәте тарафыннан кулга алына һәм төрмәдә вафат була.

Фатих Аллаһиари 1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында Якын Көнчыгыш һәм Европа илләрендә, шул исәптән СССРда була. 1930–1950 елларда ул Голҗа татарлары мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә байтак ярдәм итә, 1939 елда татар мәктәбе бинасын төзүгә зур өлеш кертә. Хатыны Хәдичә дә (1895–1956) иганәче буларак таныла.

Кытайда коммунистлар хакимияте урнашканнан соң, Фатих Аллаһиари берничә мәртәбә кулга алына. Аның улы Мәсгүд Аллаһиари (1913–1992) 1980 еллар башында Австралиягә күчеп китә.

Әдәбият

Госманов М. Ябылмаган китап. Казан, 1994.

Автор – М.Г.Госманов