1840 елның 3 гыйнвары, Казан губернасы, Царёвококшай өязе Олы Көек авылы – 1918 ел.

1895 елдан тукымалар белән сәүдә итүче ширкәт хуҗасы. 1911 елның гыйнварында Казанда 30 мең сумлык сәүдә капиталы булган «Н.Габделкәримов сәүдә йорты» ширкәтен нигезли.

Казан һәм Царёвококшай өязләрендә аның матди ярдәмендә 10 нан артык мәчет төзелә.