Эчтәлек

Н.К.Крестовников, И.Н.Соболев, С.Е.Александров башлангычында гамәлгә куела.

Максаты: җитештерүчеләр, тәэминатчылар һәм сәүдә итүчеләр арасында ел әйләнә элемтә булдыру. Уставы 1866 елның 11 ноябрендә раслана, ачылышы — 1868 елның ноябрендә. Сәүдәгәрләр биржасы эшчәнлеге белән даими эшләүче сайланулы орган (Россия буржуазиясенең вәкаләтле оешмасы) — биржа комитеты идарә итә. Биржа комитеты биржадагы эш алып бару тәртипләрен көйләү; губернадагы һәм шәһәрдәге сәүдә, һөнәрчелек һәм сәнәгатьнең торышын өйрәнү; төрле проектлар (мәсәлән, Казанда елга порты төзү, коммерция белеме бирүне үстерү) эшләү; мәгълүмат туплау һәм төрле белешмәләр тутыру (шул исәптән хөкүмәт таләбе буенча да) кебек мәсьәләләрне үз карамагында тота. Биржа составына төбәкнең сәүдә капиталы вәкилләре К.И.Романов, И.Н.Соболев, И.Н.Журавлёв, М.Л.Свешников, А.А.Лебедев керә, комитет старшиналары итеп Н.К. һәм И.К.Крестовниковлар, И.О.Тихомирнов, Я.Ф.Шамов һ.б. сайлана. Биржа комитеты рәисе коммерция киңәшчесе дәрәҗәсе ала; беренче рәис — И.Н.Соболев, аның акчасына 1874 елда Зур Проломная (хәзер Бауман) урамында биржа бинасы төзелә.

Сәүдәгәрләр биржасында товар (башлыча, икмәк продуктлары) аукционнары уздырыла, сәүдә килешүләре төзелә (алар, гадәттә, атнага 2 тапкыр, көндезге сәгать 1 белән 2 арасында була). Биржа килешүләре төзегәндә товар үзе түгел, ә аңа ия булу хокукы сатыла яки сатып алына. Биржа сәүдәсенең максаты — бәяләр аермасы аша табыш алу. Килешүләр төзегәндә арадашчы ролен маклерлар үти. Татар эшмәкәрләре белән эш йөртү өчен, гадәттә, маклер итеп татар кешесе сайлана (1870 елдан Г.Әхтәмов). Ул татар һәм рус сәүдәгәрләре, сәнәгатьчеләре арасында элемтә булдырырга тиеш була. Баштагы Устав буенча маклерларны гомерлеккә (1897 ел Уставы буенча — 3 елга, фәкать 12 сәүдә-сәнәгать фирмасы тәкъдиме белән генә) генә билгелиләр, гильдияле сәүдәгәрләр вәкилләренә өстенлек бирелә. Маклерларга үзләре өчен операцияләр башкару тыела, килешү төзелгәннән соң, алар комиссия хакы алалар.

Беренче гофмаклер — Н.П.Квасников (1867–1887). Биржада килешүләр фәкать рус телендә теркәлә, шунлыктан татарлар аның эшендә сирәк катнаша.

1869 ел ахырында биржа каршында «Рус сәнәгате һәм сәүдәсенә ярдәм җәмгыяте» оеша (җитәкчесе С.Е.Александров, аннан соң — Н.К.Крестовников).

Еллык әйләнеш 8 млн сумга җитә (1882).

Сәүдәгәрләр биржасы «Казанский биржевой листок» газетасын нәшер итә.

Әдәбият

Свердлова Л.М. На перекрёстке торговых путей. К., 1991;

Мустафина Г.М., Муньков Н.П., Свердлова Л.М. История Татарстана. XIX век. К., 2003.

Автор — Л.М.Айнетдинова