Биографиясе

1934 елның 7 ноябре, Ростов-Дон шәһәре — 1982 елның 16 августы, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1958), СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында эшли, металлар физикасы кафедрасы мөдире (1974 елдан).

Хезмәтләре нормаль һәм үтә үткәрүчән металларны ЭПР алымы белән тикшерүгә карый. Харахашьян беренче буларак ЭПРны үтә үткәргечләрдә күзәтә, үткәрүчәнлек электроннарында спин кайтавазы сигналларын терки.

Бүләкләре

Үтә үткәргечләрнең наноүлчәмле үзлекләр табигатен магнит резонансы алымнары белән тикшерү циклы өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2007, үлгәннән соң).

Хезмәтләре

Об упорядочении магнитных примесей в сверхпроводниках // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1976. Т. 24 (автордаш); 

Прямое наблюдение замораживания спин-решёточной релаксации электронов в малых металлических частицах // Письма в журн. Эксперим. и теорет. физики. 1986. Т. 43, вып. 7 (автордаш).