Эчтәлек

Ратуша составына ныклы тормышлы сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләрдән 30 яшьтән ким булмаган, «намуслы һәм тәртипле» кешеләр сайлап куела. Ратуша әгъзаларының вәкаләт срогы 3 ел була. Бер үк вакытта ратуша каршында ятимнәр һәм гапләшү мәхкәмәләре оештырылган.

Ратушага беренче сайлаулар 1784 елның 10 декабрендә үткәрелә. Сайланалар: шәһәр башлыгы — Я.Солтангалиев, бургомистрлар — М.Хәлфин, М.Әсәнов, ратманнар — М.Килмәмәтов, И.Апанаев, А.Саинов, М.Рахманкулов.

Ратуша утырышлары, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көнне 8 дән 14 сәгатькә кадәр була. Канцелярия эшләре рус телендә алып барыла. Ратушада тикшерелгән мәсьәләләр беркетмәләр рәвешендә теркәлә.

Россия законнары буенча, татар ратушасының үз инициативасы белән җинаять һәм гражданлык эшләрен тикшерү хокукы булмый. Шәхси кешеләрнең шикаятьләре һәм дәгъвалары, шулай ук җирле администрация учреждениеләре (гу­бер­на идарәсе, казна палатасы, гражданлык мәхкәмәсе палатасы һ.б.) боерыклары буенча эшләр карала.

Ратуша сәүдәгәрләр һәм мещаннар катлауларына язуны формалаштыру, сәүдә итәргә бару өчен паспортлар бирү, бурычларны эзләп алу, банкротлык эшләре, салымнар җыю, варислар арасында милек бүлү, корабльләр төзү өчен агач әзерләүгә җибәрү, рекрутлар җыю белән шөгыльләнә.

1788 елда Уфа Мөхәммәд дине кануннары Җыены оештырылгач, ратушага аңа әгъзалар сайлау йөкләнә.

Ратуша аның карамагындагы гаиләләр акчасына тотыла. Дәүләт Советының 1854 ел 27 октябрь фәрманы нигезендә таратыла. Рекрутлар җыю сәбәпле, ратушага ул эш тәмамланганчы эшләргә рөхсәт ителә. Ратушаның соңгы утырышы 1855 елның 16 мартында була.

Ратуша шәһәрнең татар җәмәгатьчелеген туплауда, татар сәүдәгәрләре һәм сәүдә капиталлары булдыруда мөһим роль уйный.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар-фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1989;

История Казани. К., 1988. Кн. 1.

Автор — И.А.Гыйләҗев