Эчтәлек

1775 елда Губерна реформасы уздыру нәтиҗәсендә оештырыла, императорлар Павел I нең 1800 ел 18 февраль, Александр I нең 1803 ел 21 апрель Фәрманнары белән үзгәртеп корыла.

Казан губернасының административ, хуҗалык, финанс (1871 елга кадәр мәхкәмә) учреждениеләре эшләренә күзәтчелек итә, хезмәткә кагылышлы язышулар һәм губернаторның агымдагы документларын рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. XIX йөздә — башкару, хисаплау, земство, шәһәр, тышкы эшләр, яшерен эшләр, цензура, гражданнар эшләре, җинаять эшләре өстәлләрен; ХХ йөз башында 3 бүлекне (1 нче бүлек — башкару, бүлү, бурычлар, сәүдә, пенсия өстәлләре; 2 нче бүлек — хезмәт хакы, керемнәр салымы, фатирлар, ревизия, герб, мирас өстәлләре; 3 нче бүлек — касса, табышлар, чыгымнар өстәлләре) үз эченә ала. Казан губернаторы канцеляриясе

составына: канцелярия идарәчесе, өлкән һәм кече ярдәмчеләр, махсус йомышлар башкаручы чиновниклар, теркәүче, курьерлар һ.б. (барлыгы 20 кеше чамасы; 1915) керә. Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 19 сентябрь карары нигезендә бетерелә.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и в раннее новое время. М., 1996.

Автор – Е.Б.Долгов