Эчтәлек

Оештыручылары «Таң йолдызы» газетасы тирәсендә тупланган, эсерларга якын торган татар яшьләре: Ф.Туктаров, Г.Исхакый, Ш.Мөхәммәдъяров, Х.Ямашев һ.б. (нигездә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре).

Максатлары: уку-укыту тәртибенә заманга хас үзгәрешләр кертү, мәдрәсәләрдә китапханә булдыру, төрле курс һәм түгәрәкләр оештырырга ирек алу, татарларга милли-мәдәни мохтарият төзергә һәм Учредительләр җыенын җыярга рөхсәт бирелүен таләп итү. Оешма әгъзалары фикеренчә, татар халкының мәктәп-мәдрәсәләрен тотуны хөкүмәт һәм земство идарәләре үз өсләренә алырга тиеш.

«Берек» әгъзалары шәкертләр арасында революцион фикер тараталар, татар либераллары һәм «әл-Ислах» оешмасы вәкилләре белән бәхәскә керәләр. Милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрдә «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе программасы белән килешәләр. Россиянең эсерлар партиясе йогынтысында булалар.

1906 елда «Берек» тарала.

Әдәбият

Ибраһимов Г. Татарлар арасында революция хәрәкәтләре. Казан, 1925.

Курбанов Т.Я. Татарские учителя и татарская учащаяся молодёжь Поволжья и Приуралья в период буржуазно-демократической революции 1905–1907 годов. // Из истории педагогики в Татарии. Казань, 1967.