Самара губернасы Бөгелмә өязе Бәйрәкә авылында 1907 елның маенда оештырыла.

Башлап йөрүчеләре М.Гобәйдуллин, М.Мөхәммәдкәримов, А.Мөхәммәтҗанов һ.б. Максатлары: мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укытуның заманча үзгәрешенә ирешү һәм ярлы-мохтаҗларга ярдәм итү. 1910 елда җәмгыять тарафыннан мөселман мәктәпләре укытучыларының белемен күтәрү курслары, 1911 елда һөнәри белем бирү мәктәбе ачыла.

Эшчәнлеге 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң туктала.

Автор – Җ.С.Миңнуллин