Эчтәлек

1933 елның 27 сентябре – 4 октябрендә Казанда уза.

3 меңләп делегат катнаша. Докладчы – М.О.Разумов.

Съездда авыл хуҗалыгындагы еллык эш нәтиҗәләре, авылда социаль үзгәртеп кору мәсьәләләре тикшерелә. Съезд, авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләргә ирешүгә өндәп, Татарстан АССР, Башкортстан АССР, Урта Идел буе, Днепропетровск һәм Одесса өлкәләре колхозчыларына мөрәҗәгать кабул итә.

Әдәбият

Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства в Татарии (1917–1937 годы). Казань, 1974.

Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии. 1883–1985 годы. Казань, 1985. Книга 1.