Бер төркем кеше ТАССР халык хуҗалыгына корткычлык эшләү максаты белән уң троцкийчыларның контрреволюцион оешмасында катнашуда гаепләнә.

Хөкемгә 8 кеше тартыла: И.З.Әмирханов, Г.Әлмөхәммәтов, С.С.Атнагулов, А.Г.Ганиев, З.З.Гыймранов, Г.Г.Ибраһимов, К.Х.Мәһдиев, З.М.Мөхсинов.

Мәхкәмә утырышлары Казанда уза (1937 елның3, 16 августында; 1938 елның 9 маенда һәм 9 ноябрендә). Гаепләнүчеләр (тикшерү вакытында төрмәдә туберкулёздан үлгән Г.Г.Ибраһимовтан кала) үлем җәзасына хөкем ителә.

Репрессия корбаннары барысы да аклана.