1937 елда НКВД органнары тарафыннан кайбер затларны троцкийчыл контрреволюцион-террорчы оешма оештыруда, Совет дәүләте җитәкчеләренә каршы террор актларын әзерләүдә, шул исәптән 1934 елның 1 декабрендә Ленинградта ВКП(б) ҮК секретаре С.М.Кировны үтерүдә катнашуда гаепләп оештырылган эш.

Оешманың Казан филиалы эше буенча 9 кеше уза — М.И.Аксянцев, Д.Ф.Белов, Н.Б.-З.Векслин, В.Ф.Зорин, М.К.Корбут, Г.М.Курочкин, П.А.Соловьёв, Х.Е.Чернышёв, С.М.Шварц. 1937 елның 1 һәм 14 августында СССР Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе ябык утырышта гаепләнүчеләрнең эшен карый һәм 7 кешене, милекләрен конфискацияләп, атарга хөкем итә. Н.Б.-З.Векслин һәм М.И.Аксянцев 10 елга ирекләреннән һәм 5 елга хокукларыннан мәхрүм ителә.

СССР Югары мәхкәмәсе Хәрби коллегиясенең 1956 елның 28 июль карары белән хөкем карары юкка чыгарыла һәм гаепләнүчеләрнең гамәлендә җинаять составы булмау сәбәпле эш туктатыла.