Эчтәлек

1918 елның феврале ахырында Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан Советы тарафыннан 1918 елның 1 мартында Казан губернасы һәм аның күршесендәге өлкәләр территориясендә татар милли дәүләте — Идел-Урал Штатын булдыру турында игълан итәргә ниятләгән татар милли-демократик хәрәкәт башлыкларына каршы көрәш барышында оештырыла.

Казан Советы 1918 елның гыйнварында Идел-Урал төбәге Советлары съездын чакыра һәм халыкларның Идел-Урал Совет Республикасы формасындагы үзбилгеләнүе турындагы резолюция белән килешмичә, Идел-Урал Штатына каршы Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы оештырырга тәкъдим итә (кара Болак арты республикасы). Аның административ үзәге Казан була.

Казан Советына кергән партияләрнең килешүе буенча, республиканың дәүләт структуралары — Халык Комиссарлары Советы һәм халык комиссариатлары оештырыла, ХКС рәисе итеп Я.С.Шейнкман сайлана, халык комиссариатлары җитәкчеләре раслана: эчке эшләр — В.И.Мохов, җир эшләре — К.М.Шнуровский, азык-төлек — Я.С.Шейнкман, юллар — И.О.Аносов, сәүдә һәм сәнәгать — А.И.Карпов, финанс — В.Н.Скачков, хезмәт — С.М.Брауде, милләт эшләре буенча — С.С.Сәетгалиев һ.б.

Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турында нигезләмә игълан ителгәч (март) һәм гомум-мөселман оешмалары эшчәнлеге тыелгач (апрель-май), бу республиканың кирәге калмый.

И.Р.Таһиров фикеренчә, Казан Советы җитәкчеләре Россиянең төзелеш принцибын күз алларына китерә алмыйлар һәм федерация идеясен кабул итмиләр, әмма ничек кенә булса да Штат идеясен башка бер милләтсез идея — бары тик кәгазьдә генә яшәүче Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы белән алыштырырга телиләр.

1918 елның 16 маенда Казан губерна Советы башкарма комитеты карары белән бетерелә («Совет властеның бер генә органы да андый республиканы игълан итмәде»), аның хакимият вәкаләтләре Казан Советына тапшырыла.

Әдәбият

Тагиров И.Р.История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000.                                                 

Автор — Р.В.Шәйдуллин