Эчтәлек

1918 елның 5–10 сентябрендә Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе һәм 2 нче армиясенең Арча төркеме составындагы Кызыл Армия сугышчыларының Идел буе хәрби флотилиясе белән берлектә алып барган сугышлары.

Максаты — КОМУЧ халык армиясе, Чех-словак корпусының Идел буе армиясе Казан төркемнәрен тар-мар итеп, Казанны кулга төшерү.

Һөҗүм өч юнәлештә җәелдерелә. Төп һөҗүмне көнбатышта Зөя шәһәреннән Иделнең уңъяк һәм сулъяк ярлары буйлап, Идел буе хәрби флотилиясенең (командующие Ф.Ф.Раскольников) 17 корабле булышлыгында 5 нче армия (командующие П.А.Славин) өстәмә һөҗүмне төньяк-көнбатыштан Биектау станциясеннән Арча төркеме (командующие В.М.Азин) ясый.

Һөҗүм алдыннан Казанда эшчеләр баш күтәрә, ләкин күтәрелеш бастырыла. 7 сентябрьгә 5 нче армиянең Уңъяк яр төркеме (3,5 мең кеше), Югары һәм Түбән Ослан авылларын алып — Иделгә, ә Сулъяк яр төркеме (4 мең кеше) Казансу елгасына чыга. Арча төркеме (3,5 мең кеше) Киндерле һәм Кече Клыки авылларын басып ала.

10 сентябрь иртәсендә Яңа Татар бистәсе тирәсендә Идел буе флотилия­се (комиссары һәм командующий ярдәмчесе Н.Г.Маркин) десант төшерә. Бер үк вакытта Сулъяк яр һәм Арча төркемнәре сугышчылары һөҗүмгә күчәләр, шәһәрне ярымбоҗрага алалар. Казанны штурмлауда Югары Ослан авылы биеклегеннән 15 нче туп батареясы уты, хәрби корабльләр, бронепоездлар һәм авиация катнаша.

Бергәләп штурмлау нәтиҗәсендә Кызыл Армия сугышчылары Казанны алалар. Дошман Лаеш — Чистай — Сембер шәһәрләре юнәлешендә чигенә.

Трофейлар, шул исәптән 12 туп батареясы, 2 бронепоезд кулга төшерелә.

Операция Көнбатыш фронтта стратегик инициативаның Кызыл Армиягә күчүен тәэмин итә.

Әдәбият

История Казани. К., 1991. Кн. 2.