1995 елның декабрендә оештырыла.

Җитәкчесе — З.Р.Вәлиева.

Максаты – иҗтимагый-сәяси, икътисади, социаль-мәдәни тормышта хатын-кызның ролен күтәрү; гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен яклау.

Эшчәнлегенең төп юнәлеше — яңа социаль-икътисади шартларда хатын-кызның урынын өйрәнү, ятим балаларны кайгырту, күп балалы гаиләләрне яклау, хатын-кызлар өчен яңа эш урыннары оештыру, качак һәм күчеп килүче хатын-кызларга матди һәм мораль ярдәм күрсәтү.

Оешмага керә:

  • «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары ассоциациясе;
  • Халык мәгарифе, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар ассоциациясе;
  • Республика балалар фонды;
  • Ятимнәр хокукларын яклау фонды;
  • Татарстан хатын-кыз эшмәкәрләр берлеге;
  • Бөтентатар «Кызыл ярымай» җәмгыяте;
  • Солдат аналары комитеты;
  • «Хатын-кызлар — Татарстан галимәләре» ассоциациясе;
  • Татарстан иҗади берлекләре хатын-кызлары ассоциациясе;
  • «Таяныч» эшсез калган хатын-кызлар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү фонды;
  • «Чишмә» тулы булмаган гаиләләр советы;
  • «Аналар наркотикларга каршы» бөтенроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге;
  • Мөселман хатын-кызлары ассоциациясе керә.

Шулай ук кара Хатын-кызлар хәрәкәте.