- РУС
- ТАТ
(ТАССР ВДНХсы)
1956 елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, транспорт, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, халык мәгарифе казанышларын күрсәтү өчен оештырыла.
Иң беренче комплексларның берсе Казанда 1909 елның июнендә Арча кырында ачыла һәм вак, эре, авыл хуҗалыгы сәнәгатьләре, утка чыдам төзелеш, янгынга каршы эш бүлекләрен үз эченә ала. Анда Россиянең 30 губернасыннан 2500 экспонент, шулай ук Германия, Англия, Финляндиянең зур фирмалары үз продукцияләрен күргәзмәгә куя. 1950 елда ТАССРның 30 еллыгына беренче Милли күргәзмә ачыла, анда ТАССРның сугыштан соңгы казанышлары күрсәтелә. Алардан аермалы буларак, ТАССР ВДНХсы беренче даими эшләүче 11 павильонлы күргәзмәгә әверелә (шул исәптән «Авыл хуҗалыгы», «Нефть», «Төзелеш», «Икмәк продуктлары», «Азык сәнәгате», «Авыл хуҗалыгы техникасы», «Халык мәгарифе», «Фән» павильоннары).
Аның катнашучылары: алдынгы колхоз һәм совхозлар, завод һәм фабрикалар, төзелеш һәм транспорт оешмалары, фәнни учреждениеләр, югары һәм урта белем бирү уку йортлары, мәдәни үзәкләр, авыл хуҗалыгыһәм сәнәгать алдынгылары, галимнәр. Ел саен тармакара һәм аерым тармакларның тематик, республика, төбәк, халыкара күргәзмәләр; сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешенең иң мөһим проблемалары буенча экспозицияләр һәм аларның тармакларына хезмәт күрсәтүче, алар җирлегендәге фәнни-җитештерү конференцияләре, семинарлар, алдынгы тәҗрибә мәктәпләре, тематик һәм гомуми экскурсияләр, шулай ук галимнәр һәм белгечләр белән очрашулар уздырыла. Ел саен лекцияләр, әңгәмә һәм экскурсияләр, консультация һәм аңлату эшләре белән уздырыла торган яшелчә, җиләк-җимеш культуралары үсентеләренең көзге күргәзмәләре күмәк бакчачылык, яшелчәчелек һәм чәчәк үстерү хуҗалыгы үсешенә ярдәм итә.
ВДНХ үсемлекчелек, терлекчелектә, авыл хуҗалыгын механикалаштыруда фән һәм алдынгы тәҗрибә казанышларын пропагандалауда аеруча зур роль уйный. Ел саен ВДНХга 100 меңгә кадәр кеше килеп китә. Иң яхшы экспонентлар мактау дипломнары һәм беренче, икенче, өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә.
1990 елда Мәгълүмат-коммерция күргәзмә берләшмәсе (ВИКО) итеп үзгәртелә, 1998 елдан — «Казан ярминкәсе».
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.