- РУС
- ТАТ
(«Халыкка – халык вәкилләреннән»), Беренче Дәүләт думасы таратылу белән риза булмаган депутатларның Россия халкына мөрәҗәгате
1906 елның 10 июлендә Выборг шәһәрендә кабул ителә.
Мөрәҗәгатьнең беренче текстын П.Н.Милюков әзерли, соңгы вариантын 6 кешедән торган комиссия эшләп бетерә (кадетлардан М.М.Винавер, Ф.Ф.Кокошкин, трудовиклардан И.В.Жилкин һәм С.И.Бондарёв, социал-демократлардан – меньшевиклар Н.Н.Жордания һәм С.Д.Джапаридзе). Мөрәҗәгатьтә, Бөтенроссия халкы яңа Дәүләт думасы эшли башлаганчыга кадәр «казнага бер тиен акча түләмәскә, армиягә бер солдат җибәрмәскә тиеш», диелә. Хөкүмәтнең Дума белән килешмичә алган акчалата бурычлары расланмаячак, дип белдерелә. Мөрәҗәгатькә 180 ләп депутат кул куя, шул исәптән С.Алкин, Ә.Әхтәмов, А.Букейханов, С.Җантурин, И.Зиадханов, Г.Тупчыбашев.
1906 елның 16 июлендә мөрәҗәгатькә кул куючыларга карата мәхкәмә эше кузгатыла, 1907 елның 12–18 декабрендә Петербург мәхкәмә палатасының махсус утырышларында 169 элекке депутат эше карала, шуларның 167 се 129 нчы статья нигезендә 3 айга төрмәгә ябылуга хөкем ителә. Шул рәвешле алар чираттагы Дәүләт думасына сайлану һәм берникадәр вакыт җәмәгать эшчәнлеге алып бару хокукыннан мәхрүм ителәләр. Кул куйган 6 мөселман депутаттан фәкать Ә.Әхтәмов кына хөкем ителмичә кала.
Винавер М.М. История Выборгского воззвания: Воспоминания. Петербург, 1917.
Черменский Е.Д. Буржуазия и царизм в революции 1905–1907 годов. Москва – Ленинград, 1939.
Автор – Д.М.Усманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.