1920 елның 27 маенда Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты (БҮБК) рәисе М.И.Калинин, РСФСР Халык Комиссарлары Советы (ХКС) рәисе В.И.Ленин, БҮБК секретаре А.С.Енукидзе тарафыннан имзалана.

Әлеге декретка нигезләнеп, РСФСР составында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оештырыла.

Территориясе

Республика составына

  • Казан губернасыннан – Казан, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Чистай, Тәтеш, Спас (Жедяевка һәм Йорткүл волостьларын исәпкә алмаганда) өязләре, Алабуга өязеннән Чиркәс һәм Салагыш волостьлары, Краснококшайск өязеннән Күлле Киме һәм Кышлау волостьлары;
  • Уфа губернасыннан – Минзәлә өязе;
  • Самара губернасыннан – Азнакай, Александровский, Әбүкәй, Әлмәт, Баулы, Богоявленский, Варварино, Югары Карамалы, Каратай, Кузайкино, Ивановка, Мәсгут, Микулин, Мордва Афонькәсе, Мордва Ивановкасы, Мордва Кармалкасы, Түбән Чергелинский, Яңа Писмән, Салих, Спас, Спиридоновка, Эстәрлетамак, Сумароково, Тымытык, Урсалы волостьлары һәм Бөгелмә өязеннән Чәкән волосте;
  • Вятка губернасыннан – Кошки, Нолинский, Арбор, Яңгул, Сәрдебаш, Түбән Чыты волостьлары һәм Малмыж өязеннән Шода волосте;
  • Сембер губернасыннан – Сөендек һәм Олы Тархан волостьлары һәм Сембер өязеннән Зур Чынлы волосте; Буа өязеннән Иске Суыксу, Янтуган, Шыгырдан, Яңа Кәкерле, Чүпрәле, Мөчәли, Борындык, Ырынгы, Тимбай, Уба һәм Городище волостьлары кертелә.

Идарә

Декрет буенча республикада дәүләт хакимиятен Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның җирле советлары, ТАССРның ҮБК һәм ХКС гамәлгә ашыра. Эчке эшләр, юстиция, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, җир эшләре (үзидарәле һәм ТАССР ҮБК каршында турыдан-туры җаваплылар), азык-төлек, финанс, эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссариатлары, шулай ук ХКСның хезмәт һәм юл хәрәкәтен оештыру бүлекләре, почта һәм телеграф идарәсе (турыдан-туры РСФСР халык комиссариатларына буйсыналар, аларның күрсәтмәләрен үтиләр) булдырыла.

Республикада хәрби эшләр белән округ хәрби комиссариатына буйсынган Татарстан хәрби комиссариаты идарә итә; контрреволюция, спекуляция, аяк чалуга каршы көрәш белән Бөтенроссия Гадәттән тыш комиссия шөгыльләнә.

Тышкы эшләр һәм тышкы сәүдә, финанс һәм техника мәсьәләләре РСФСР үзәк органнары карамагында кала.

Татарстан АССР советларының беренче (оештыру) съезды чакырылганчы, хакимият тулаем Вакытлы революцион комитетка тапшырыла.

Республика чикләрен билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен комиссия төзелә.

Татарстан АССР Эшче, кызылармияче һәм крәстиян депутатлары советларының беренче (оештыру) съезды

Казан. 1920 елның 26–27 сентябре. Татарстан Милли архивы

Чыганаклар

Образование Татарской АССР: сборник документов и материалов. Казань, 1963.

Декреты Советской власти. М., 1976. Т.8.

Әдәбият

Климов И.М. Образование и развитие Татарской АССР (1920–1926). Казань, 1960.

Хафизов Ш.Ш. Образование Татарской АССР. Казань, 1960.

Сайдашева М.А. И нет счастливее судьбы: В.И.Ленин и социалистическое преобразование Татарии. Казань, 1987.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Авторлары: Е.Б.Долгов, Р.В.Шәйдуллин