Эчтәлек

Биографиясе

1961 елның 17 августында Сарман районының Ләшәү Тамак авылында туган.

Казан химия-технология. институтын тәмамлаганнан соң (1984), «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә эшли: смена башлыгы, мастеры, цех башлыгы урынбасары, этилен заводы җитештерү-техник бүлеге башлыгы (1999 елдан), акционерлык җәмгыятенең техник идарәсе башлыгы урынбасары (2003 елдан).

Уйлап табуга 17 патенты бар.

Дәүләт бүләге түбән олефиннар, бутадиен һәм бензол җитештерүнең куәтен һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшләр комплексының фәнни һәм гамәли нигезләрен эшләүдә катнашуы, аларны куллануга кертүе өчен бирелә.