1987 елның мартында оештырыла.

Максаты: пенсионерларның социаль-икътисади хәлен яхшырту, шәхси иреген һәм хокукларын яклау, торак-фатир мәсьәләсен хәл итешү, мохтаҗларга матди ярдәм оештыру, көнкүреш кирәк-ярагын табышу, медицина ярдәме оештыру.

Шәһәр, район, префектураларда 60, сәнәгать, хуҗалык тармакларында 13 оешма, 3500 ләп беренчел советлар керә; 2008 елның 1 сентябренә 992,5 мең пенсионерны берләштерә.

Рәисе Н.И.Тимашова (2008 елга кадәр), Р.Х.Әхмәтҗанов (2008 елдан).