Россиядә 1722 елда оештырыла. Император Пётр I нең 1722 ел 12 гыйнвар Фәрманы белән Казан надворный мәхкәмәсе каршында прокурор вазифасы булдырыла (1727 елның 24 февралендә бетерелә), 1730 ел 2 октябрь Манифесты, Сенатның 1731 ел 2 апрель, император Анна Иоанновнаның 1733 ел 3 сентябрь һәм император Екатерина II нең 1763 ел 15 декабрь Фәрманнары белән Казан губернасы һәм провинцияләре прокурорлары вазифалары гамәлгә кертелә (1775 елда Губерна реформасы үткәрү барышында бетерелә).

Прокуратура дәүләт органнарының гамәлләрен һәм күрсәтмәләрен контрольдә тота, ә мәхкәмә, гаепләү һәм дәгъва эшчәнлеге административ күзәтчелек функцияләренә аерым өстәмәләрнең берсе булып тора.

Казан губерна прокуратурасы 1775 елгы «Губерналар турында Нигезләмә» нигезендә барлыкка килә һәм губерна прокуроры, җинаять һәм казна эшләре буенча ике стряпчий, өяз һәм шәһәр стряпчийлары һәм 1796 елга кадәр — югары земство мәхкәмәсе, губерна магистраты һәм югары хөкем прокурорлары составында 1781 елның 23 декабрендә ачыла. Прокурорлар Сенат тарафыннан билгеләнә. Җирле прокуратурага, гомуми күзәтчелектән тыш, дәүләт адвокатурасы һәм тикшерүне контрольдә тоту хокукы йөкләнә. Ул Сенат генерал- һәм оберпрокурорларына һәм 1802 елдан — Юстиция министрлыгына буйсына (кара Казан губерна прокуроры канцеляриясе).

«Мәхкәмә тәртипләрен булдыру турында» 1864 ел 20 ноябрь Нигезләмәсе һәм Сенатның 1869 ел 28 апрель фәрманы нигезендә Казан губерна прокуратурасы бетерелә, 1870 елның 8 ноябрендә Казан мәхкәмә палатасы каршында (прокурор, аның 5 иптәше (урынбасары), канцелярия хезмәткәрләре, курьерлар, каравылчы составында; барысы 20 ләп кеше, 1913) һәм Казан округ мәхкәмәсе каршында (прокурор, аның 5 иптәше, секретарь, теркәүчеләр, курьерлар, каравылчылар составында; барлыгы 15 тән артык кеше, 1893) прокурор күзәтчелеге органнары булдырыла.

Прокурорлар мәхкәмәләрдә исәпләнәләр, әмма алар контролендә булмыйлар. Алар юстиция министрына буйсыналар һәм аның тәкъдиме белән император тарафыннан билгеләнәләр. Төп вазифалары — законны саклау (гражданлык эшләрен караганда) һәм гаепләү (җинаять эшен кузгатудан алып мәхкәмәдә гаепләүне раслауга кадәр) эшчәнлеге. Ул полиция тикшерүе белән җитәкчелек итә, алдан алып барылган тикшерү эшләрен, мәхкәмәләрнең эшләрне оештыру һәм алып бару кагыйдәләрен үтәвен күзәтә, мәхкәмә чиновникларының дисциплинар эшләрен карауда катнаша, мәхкәмә карарларына протестлар белдерә, хөкем карарларының үтәлешенә, ябылу урыннарында законлылык саклануына күзәтчелек итә.

ХКСның «Судлар турында» 1 нче санлы 1917 елның 22 ноябрь Декреты белән прокурор күзәтчелеге органнары юкка чыгарыла. Татарстан территориясендә аларның функцияләрен: 1917–1918 елларда Казан губернасы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының юстиция бүлеге, 1918–1920 елларда Казан губернасы Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы башкарма комитетының Казан губерна юстиция комиссариаты, юстиция бүлеге, 1920–1922 елларда — ТАССР ҮБК, ТАССР ХКС, ТАССР Юстиция халык комиссариаты, ТАССР Эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссариаты, җирле советлар үти. Бөтенроссия ҮБКның 1922 ел 28 май карары буенча 1922 елның августында ТАССР Юстиция халык комиссариаты составында П. бүлеге оеша, ТАССР Юстиция наркомы (1932 елдан — нарком урынбасары) бер үк вакытта ТАССР прокуроры да булып тора. СССР ҮБК һәм ХКСның 1933 ел 20 июнь һәм 1936 ел 20 июль карарлары нигезендә ТАССР прокуратурасы (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — ТР) мөстәкыйль учреждение булып аерылып чыга. Законнарның үтәлешенә күзәтчелекне, авыр җинаятьләрне тикшерүне дә кертеп, җинаятьләрне хөкемгә тапшыру, җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тәртип саклау органнарының эшчәнлеген координацияләүне, мәхкәмәләрнең эшләрне каравында катнашуны гамәлгә ашыра. ТР (1990 елга кадәр — ТАССР, 1990–1992 елларда — ТССР) прокуроры җитәкчелек итә, вазифага РФ генераль прокуроры (1992 елга кадәр — СССР генераль прокуроры) тарафыннан билгеләнә.

Республика прокуратурасы составында: 1922–1936 елларда гомуми һәм мәхкәмә күзәтчелеге, тикшерү буенча күзәтчелек, хезмәтне һәм җитештерүне саклау буенча, ябылу урыннары һәм ГПУ буенча күзәтчелек төркемнәре; 1930 еллар уртасы — 1950 елларда — бүлекләр: үтәлешне контрольдә тоту буенча прокурор ярдәмчесе, гомуми күзәтчелек, тикшерү, махсус эшләр, милициягә күзәтчелек итү, җинаять-мәхкәмә, ябылу урыннарына күзәтчелек итү, гражданлык-мәхкәмә кадрлары, административ-хуҗалык, аерым сектор, балигъ булмаганнар эшләре буенча төркем, канцелярия, хуҗалык эшләре; 1960–1980 елларда — тикшерү идарәсе, бүлекләр: үтәлешне контрольдә тоту буенча прокурор ярдәмчесе, гомуми күзәтчелек, мәхкәмәләрдә җинаять эшләрен карауга күзәтчелек итү, мәхкәмәләрдә гражданлык эшләрен карауга күзәтчелек итү, балигъ булмаганнар эшләре буенча, кадрлар, хуҗалык-финанс; 1990 елларда — идарәләр: тикшерү, җинаять эшләре буенча мәхкәмә карарларының законлылыгына күзәтчелек итү; бүлекләр: гомуми күзәтчелек, гражданлык эшләре буенча мәхкәмә карарларының законлылыгына күзәтчелек итү, балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, җинаять җәзаларын башкарганда законнар үтәлешенә күзәтчелек итү, милләтара мөнәсәбәтләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, икътисад һәм табигатьне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, социаль өлкәдә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү; статистика; планлаштыру, хезмәт, финанслау, бухгалтер исәпләве һәм хисап бирү; массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр буенча; кадрлар; хатларны карау һәм гражданнарны кабул итү буенча; XXI йөз башында — прокурор ярдәмчеләре; җинаять эшләрен мәхкәмәләрдә карауда прокурорлар катнашуын тәэмин итү идарәсе (бүлекләр: дәүләт гаепләүчеләре, кассация, күзәтчелек); бүлекләр: федераль законнарның саклануына күзәтчелек итү; салым, таможня һәм финанс законнары үтәлешенә күзәтчелек итү; арбитраж һәм гражданлык процессларында прокурорлар катнашуын тәэмин итү; балигъ булмаганнар һәм яшьләр турында законнар үтәлешенә күзәтчелек итү; 1 нче һәм 2 нче номерлы җинаятьләрне тикшерүгә күзәтчелек итү; аеруча әһәмиятле эшләрне тикшерүгә күзәтчелек итү; эчке эшләр, таможня, юстиция һәм наркологик контроль органнарының процессуаль эшчәнлегенә күзәтчелек итү; гомуми һәм аерым эшләр; планлаштыру, хезмәт, финанслау, бухгалтер исәбе һәм хисап бирү; кадрлар, материаль тәэминат, биналарны һәм транспортны эксплуатацияләү. Прокуратурага 1920 елларда — 11 кантон прокуратурасы, 1930–1950 елларда — 80, 1960–1980 елларда — 40, 1990–2000 елларда — 58 шәһәр, район һәм махсуслашкан прокуратуралары. РФ Генераль прокуратурасына (1992 елга кадәр — СССР Генераль прокуратурасы) буйсына.

Казан губерна прокурорлары: Я.А.Маслов (1731–1732), С.П.Плохов (1734–1739), В.Неёлов (1739–1740), А.А.Бахметев (1740–1741), И.Родионов (1753–1758), Н.Юшков (1758–1761), Г.Воронцов (1761–1764), И.Соболев (1764–1765), П.Есипов (1765–?), И.Г.Лукошников (1781–1782), В.Кривский (1782–?), В.И.Чемесов (1789–1797), М.Д.Княжевич (1797–1801), А.Н.Овцын (1801–1805), П.И.Ананьевский (1805–1810), К.М.Сперанский (1810–1812), В.Н.Овцын (1812–1816), Е.А.Кисловский (1816 — февраль 1820), Ф.П.Печёрин (октябрь 1820 —1822), А.М.Херувимов (1822–1824), Г.И.Солнцев (1824–1844), К.М.Колумбов (1844–1848), В.А.Жуков (1848–1852), А.С.Оголин (1852–1856), Т.Ф.Унтилов (1856–1862), А.К.Жизневский (1862–1863), Ф.Ф.Ольдекоп (1863–1868), А.С.Ольшевский (1868–1870).

Казан мәхкәмә палатасы прокурорлары: А.А.Червинский (1870–1875), С.М.Гулькевич (1875–1877), С.С.Гончаров (1877–1880), И.П.Закревский (1881–1882), Н.И.Похвиснев (1882–1883), В.Н.Варварин (1883–1894), А.А.Чернявский (1894–1897), В.А.Соколов (1897–1899), В.Р.Завадский (1899–1901), А.Е.Кичин (1901–1903), А.А.Чебышев (1903–1907), А.В.Степанов (1907–1909), В.А.Бальц (1909–1915), Г.П.Ненарокомов (1915–1917), Н.И.Миролюбов (1917–1918).

Казан округ мәхкәмәсе прокурорлары: А.Ф.Кони (1870–1871), Т.П.Сольский (1871—1873), П.О.Вархаловский (1873–1874), В.Н.Варварин (1874–1876), Д.П.Тыртов (1876–1880), В.П.Родзянко (1880–1881), М.М.Котляревский (1881–1884), В.А.Соколов (1884–1889), А.А.Зеланд (1889–1892), Н.З.Шульгин (1892–1897), В.Н.Залеский (1897–1899), Д.П.Солодовников (1899–1902), Н.Н.Казин (1902–1907), А.П.Чиркин (1907–1916), Ф.А.Карасёв (1916–1917).

ТАССР, ТР прокурорлары: Г.Б.Баһаветдинов (1922–1926), Х.Р.Палютин (1926–1928), Ш.Х.Башкиров (1928–1929), В.Н.Филиппов (1929–1932), В.В.Лесовов (1932–1934), Е.М.Лейбович (1935–1937), С.Н.Егоров (1937–1938), В.С.Перов (1938–1941), Д.Н.Исупов (1941–1942), И.Д.Ардерихин (1942–1944), И.А.Садовников (1944–1946), И.С.Надеев (1946–1950), С.В.Бекедов (1950–1954), П.А.Лоскутов (1954–1958), Н.В.Жогин (1958–1961), И.Х.Хәмидуллин (1961–1981), В.С.Үзбәков (1981–1985), О.М.Антонов (1985–1992), С.Х.Нәфиев (1992–2000), К.Ф.Әмиров (2000–2013), И.С.Нәфыйков (2013 елдан).

Чыганаклар   

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 6. № 3880, 3981; Т. 8. № 5625, 5736; Т. 9. № 6475; Т. 16. № 11991; Т. 17. № 12537; Т. 20. № 14392; Т. 24. № 17702; Т. 26. № 20004;

Собр. 2. СПб., 1874. Т. 45, отд. 1. № 48517; отд. 2. № 48853, 48926;

Инструкция чинам прокурорского надзора округа Казанской судебной палаты. К., 1894;

Правящая Россия: Полный сборник сведений о правах и обязанностях административных учреждений и должностных лиц Российской империи. СПб., 1906. Ч. 3.

Әдәбият  

Нафиев С.Х. Прокуратура Татарстана: История и современность. К., 1997;

Прокуратура Татарстана на службе Отечеству и Закону: События, факты, люди. К., 2001.

Автор — Е.Б.Долгов