Биографиясе

1914 елның 29 ноябре, Рязань губернасы, Сасово өязе Глядково авылы – 2002 елның 31 марты, Мәскәү.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтын тәмамлый (Мәскәү, 1946 ел).

1937 елдан Рязань өлкәсендә: тикшерүче (1938 елга кадәр), Клепики (1938–1939 еллар), Михайлов (1939–1941 еллар) районнарында прокурор.

1941–1942 елларда Рязань шәһәрендә, 1942–1946 елларда Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә, 1946–1948 елларда Иркутск шәһәрендә, 1948–1958 елларда Таҗикстан ССРда прокурор.

1958–1961 елларда ТАССР прокуроры.

1961–1973 елларда СССР генераль прокуроры урынбасары.

1973–1980 елларда Бөтенсоюз җинаятьчелекнең сәбәпләрен өйрәнү һәм аны кисәтү чараларын эшләү фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары (Мәскәү).

1948–1958 елларда Таҗикстан КП ҮК әгъзасы.

1948–1958 елларда Таҗикстан ССР, 1958–1961 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җинаятькә каршы процессуаль хокукка, тикшерү һәм тәгаенләү өстеннән прокурор күзәтчелеге булдыруга карый.

Бүләкләре

Өч Хезмәт Кызыл Байрагы, өч «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Советская общественность на страже социалистической законности: По материалам Татарской АССР. Казань, 1959;

Решая судьбу человека: Записки прокурора. Казань, 1960;

Прокурорский надзор за предварительным расследованием уголовных дел. Москва, 1968;

По следам преступлений. Москва, 1969 (соавтор);

Обвинение предъявлено: Очерки. Москва, 1972 (соавтор).                              

Автор – Е.Б.Долгов