Биографиясе

1913 елның 15 мае, Казан – 1975 елның 20 октябре, шунда ук.

Казан химия-технологиясе институтын тәмамлый (1936 ел).

1936–1959, 1963–1975 елларда Казан ясалма каучук заводында эшли: инженер, лабораториясе, цех җитәкчесе, баш инженер (1949–1959, 1963–1973 еллар), техник бүлек җитәкчесе (1973 елдан).

1959–1963 елларда ТАССР ХХСның Химия сәнәгате идарәсендә баш инженер.

Уйлап табуга 11 авторлык таныклыгы бар.

Дәүләт бүләге ясалма каучукның яңа төрен (салкынга чыдам бутадиен) эшләү һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр;

ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Зрелость. Страницы истории Казанского завода СК имени С.М. Кирова. Казань, 1986;

Выпускники — гордость технологического университета. КХТИ–КГТУ (1931–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.