- РУС
- ТАТ
язучы, педагог, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы (1957 ел)
1917 елның 6 апреле, Иркутск шәһәре – 2003 елның 7 марты, Тобол шәһәре.
Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый (1940 ел).
1934 елдан Төмән шәһәренең урта мәктәпләрендә укыта.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Армиядән кайткач (1946 ел), укытучылык эшен дәвам итә.
1952–1955 елларда Тобол район халык мәгарифе бүлеге мөдире.
1955–1975 елларда Тобол районы Епанчы сигезьеллык мәктәбе директоры.
Себер татарлары тормышы турында «Иртеш таңнары» (1-2 китап, 1994; русча тәрҗемәсе «Зори Иртыша», Төмән, 1996-1998; ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 2002 ел), «Ялкында өтелгән мәхәббәт» (Төмән, 1999 ел) романнары, балалар өчен «Кайчыколак» (Төмән, 1994 ел) исемле хикәяләр жыентыгы авторы.
1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Алишина Х. Себер татарлары елъязмачысы // Мәдәни җомга. 1997. 11 апр.;
Хәмитов Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. 2001. 18 май;
Луноликая красавица Сузге. Тюмень, 1997.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.