Биографиясе

1917 елның 15 июне, хәзерге БРның Әлшәй районы Нигъмәтулла авылы – 1993 елның 21 гыйнвары, Чаллы шәһәре.

Казан танк училищесен тәмамлый (1945).

1938–1945 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Хәсән күле буендагы сугышларда һәм Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1972 төзелеш-монтаж оешмаларында эшли (БАССР, Ишимбай, Салават шәһәрләре).

1972–1977 елларда «Камгэсэнергострой» АҖнең Төзелешне механикалаштыру идарәсендә (Чаллы шәһәре). Смена нормаларын 150% ка, бишьеллык йөкләмәләрен 3–3,5 ел эчендә үти. Тракторның капиталь ремонтсыз эшләү вакытын 1,8 тапкырга арттыра. Яшьләрнең остазы, унлап квалификацияле бульдозерчы әзерли.

Бүләкләре

Герой исеме төзелештә һәм төзелеш материаллары сәнәгатендә ирешелгән зур уңышлары өчен бирелә. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, БАССР ЮСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре   

КамАЗ в моей судьбе // Подвиг на Каме. М., 1978.

Әдәбият   

Канеев Б. Батыры Прикамья // Аргамак. 1996. № 1;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К., 2003; Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.