- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (1944 елның 29 феврале, 1944 елның 29 июле, 1945 елның 24 марты), өлкән сержант
1923 елның 1 гыйнвары, хәзерге Башкортстан Респуликасының Бакалы районы Карповка авылы – 1988 елның 11 сентябре, Түбән Кама шәһәре.
1942 елның мартында Кызыл Армиягә алынганчы, туган авылында колхозда эшли.
1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танкка каршы ата торган мылтык укчысы, 190 нчы запастагы укчы полк разведчигы (7 нче гвардия армия). Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Днепр елгасы янында барган бәрелешләрдә (1943), Кировоград (1944), Умань-Ботошаны (1944), Яссы-Кишинёв (1944), Дебрецен (1944), Будапешт (1944-1945) һәм Прага (1945) операцияләрендә катнаша.
1944 елның 10–20 гыйнварында Тарасовка торак пункты янында (Кировоград өлкәсе), 1944 елның июнендә Пашкани шәһәре (Румыния) янында, 1944 елның 3 ноябрендә Сольнок шәһәре янында (Венгрия) барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң Совет Армиясе сафларында хезмәтен дәвам иттерә (1947 елга кадәр).
Түбән Кама шәһәрендә яши, слесарь-контролёр булып эшли.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Славные сыны Башкирии, Уфа, 1985. Книга 5.
Солдатская слава. Казаь, 1985.
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.
Автор – В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.