Биографиясе

1947 елның 19 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә туган.

Мәскәү югары техник училищесен тәмамлаганнан соң (1971), ТатНИПИнефтьтә эшли, директор (1999 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть скважиналарын куркынычсыз үзләштерү, штангалы скважина насослары йөрткечләре (шүргечләре) өчен технологияләр һәм җиһазлар комплексларын булдыруга карый.

Дөнья нефть гыйлемендә беренче буларак яңа йөрткечләр (шүргечләр) теориясен эшли, аларны булдыра һәм гамәлгә кертә.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008). Медальләр белән бүләкләнә.