Эчтәлек

Биографиясе

1889 елның 6 апреле, Вятка губернасы, Алабуга өязе Балтач авылы – 1925 ел.

«Буби» мәдрәсәсен тәмамлагач, шунда ук география, табигать белеме һәм физика укыта. Бертуган Бубилар кулга алынганнан соң, 1911 елда Алабуга өязе Салагыш авылындагы рус-татар мәктәбенә күчә. Полициянең яшерен күзәтүе астында була.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң – Алабуга өязе земство идарәсе әгъзасы, Октябрь революциясеннән соң Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты составына керә, бер үк вакытта Алабуга өязе мөселманнар эше комиссары.

1918 елдан РКП(б) әгъзасы. Гражданнар сугышында катнаша. Адмирал А.В.Колчак гаскәрләре белән сугыш вакытында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе сәяси бүлеге пропагандисты һәм оештыручысы була. 13 нче армиянең сәясәт бүлегендә пропагандист һәм сәяси комиссар булып эшләү өчен 1919 елда Көньяк фронтка чакыртыла. Авыруы аркасында коллегиягә мәгълүмат бүлеге башлыгы, аннары сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе сыйфатында кире кайта.

Татарстан Республикасын төзүдә актив катнаша, Вакытлы революцион комитет әгъзасы була. Татарстан Республикасының автономия хокукларын ныгытуны, аны башка төрки республикаларга мөнәсәбәттә төп милли республика итеп әверелдерүне яклый. Аның инициативасы белән авыл хуҗалыгы техникумында җир эшләре һәм урман эшләре буенча курслар ачыла, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык факультеты оештырыла. Республикада авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртү, җирсез һәм аз җирле татар крәстияннәрен күчереп утырту, хезмәтне фән казанышлары нигезендә оештыру яклы була.

1921–1922 еллардагы ачлык вакытында ачлык нәтиҗәләрен киметү максатында республикада ачыгучыларга ярдәм итү буенча махсус фонд оештыра. М.Х.Солтангалиевне барлык вазифаларыннан алгач (1923 елның июне), Вәлидов ВКП(б) Үзәк Комитетка аны яклап «Унбиш җитәкче хаты» белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында була, чөнки аның күп карашларына (Татарстанга союздаш республика статусы бирү, Россия составында төрки халыклар федерациясе оештыру) теләктәшлек белдерә.

1923 елның ахырында халык комиссары вазифасыннан азат ителә. РКП(б) Үзәк Комитетка «Утыз тугыз җитәкче хаты»на кул куючылар арасында була. ВКП(б)ның Татарстан өлкә оешмасының 8 нче өлкә партия конференциясендә (1924 елның 20–23 марты) «Утыз тугыз төркеме» әгъзалары буржуаз милләтче-солтангалиевчеләр агентлары буларак гаепләнәләр. 18 апрельдә Вәлидов ВКП(б)дан чыгарыла. 1924 елда нигезсез гаепләнә, 1925 елда амнистияләнә, үлгәннән соң аклана.

Автор – И.Р.Таһиров