- РУС
- ТАТ
инженер-электромеханик, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1981)
1931 елның 5 октябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.
1962 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, 1993 елга кадәр Уфа приборлар төзү заводында инженер-конструктор булып эшли.
Космик һәм авиация техникасын үстерүгә зур өлеш кертә. «Ритм», «Грант», «Космос» иярченнәре (1962). «Восток», «Восход» космик корабльләре борт җиһазлары комплекты (1963, 1964), «Союз» сериясе, «Салют» Ай корабле (1974), «Прогресс» йөк транспорт корабле (1977) һәм туктаусыз идарә ителүле «Мир» комплексы өчен (1985) команда-хисаплау җайланмаларын үзләштерүдә катнаша.
«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.
Инженеры Урала: Энциклопедия. Екатеринбург, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.