Биографиясе

1916 елның 4 июне, Калуга губернасы Медынь өязе Теренино авылы — 1985 елның 29 марты, Казан.

Одесса хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1937), шунда ук очучы-инструктор булып эшли.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында бомбардировщиклар авиациясендә: звено командиры, эскадрилья командиры урынбасары, штурман, полк командиры урынбасары.

1946–1976 елларда гражданнар авиациясендә: Украина ССРның махсус эш йөкләнгән 266 нчы авиаотряды командиры урынбасары, Гражданнар һава флотының Мәскәү идарәсендә бүлек башлыгы, Пенза аэропорты башлыгы (1952 елдан), Казан аэропортының диспетчерлык үзәге башлыгы урынбасары (1972 елдан).

ТАССРны аэрофикацияләүгә зур өлеш кертә. Устинов җитәкчелегендә өр-яңа техник чаралар белән җиһазландырылган Казан аэровокзалы һәм җирле һава юллары аэропорты эшли башлый; нәтиҗәдә, республикада пассажирлар, почта һәм йөк ташу күләме 2 тапкыр арта.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Ике Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

В ночном небе войны: Воспоминания ветеранов 719-го авиационного полка ночных бомбардировщиков. Хар., 1988.