- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (23.8.1944, 16.11.1944, 29.6.1945), гвардия кече сержанты
1923 елның 9 марта, Казан — 1986 елның 9 июня, шунда ук.
1938–1942 елларда Казанда авиация заводында эшли.
1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышы фронтларында, 59 нчы гвардия танк бригадасында (2 нче гвардия танк армиясенең 8 нче гвардия танк корпусы) автотранспортлы автоматчылар батальоны разведчигы. 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Умань-Ботошани, Люблин-Брест (икесе дә — 1944 тә) һәм Көнчыгыш Померания (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 28 июлендә Миканув (Люблин шәһәреннән төньяктарак, Польша) торак пункты янындагы сугышта (беренчеләрдән булып, дошман траншеясына үтеп керә, граната белән 7 дошман солдатын һәм офицерын, пулемётларын юк итә).
1944 елның 12 сентябрендә Прага (Варшава бистәсе) торак пункты өчен барган сугышта (дошман автоматчылары белән сугышта дистәдән артык солдатны юк итә).
1945 елның 6 февралендә Ломп (Көнчыгыш Пруссия) торак пункты өчен барган сугышта (сугышның иң авыр мизгелендә взвод белән җитәкчелекне үз өстенә ала, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә, берничә дошман солдатын юк итә, офицерын әсирлеккә ала) батырлык күрсәтә.
1949 елдан запаста, Казанда авиация заводында эшли.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.