Биографиясе

1889 елның 24 ноябре (6 декабре), Казан – 1919 елның 31 марты, шунда ук.

Сәүдәгәр Тихомирновлар нәселеннән.

В.А.Тихомирнов Казандагы Беренче реаль училищедә укый (1900–1908).

Укучы яшьләрнең иҗтимагый-сәяси «Казан урта мәктәпләрендә укучыларның берләштерелгән төркеме»н оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе (1904–1907).

1909 елда революцион эшчәнлеге өчен кулга алына һәм төрмәгә ябыла, аннан соң 2 елга Архангельск өлкәсенә сөрелә, шуннан чит илгә чыга.

1911 елда В.А.Тихомирнов Мәскәү коммерция институтына укырга керә, эшчеләр арасында революцион пропаганда эшен дәвам итә.

1912 елда «Правда» газетасын оештыручыларның һәм аның хезмәткәрләренең берсе.

В.А.Тихомирнов берничә мәртәбә кулга алына, сөргендә, эмиграциядә (Австрия, Швейцария, Финляндия) була, анда В.И.Ленин белән очраша.

Россиягә кайткач, партия эшен дәвам итә. Петроградта 1917 елгы Февраль революциясендә катнаша.

Март аенда В.А.Тихомирнов РСДРП(б) Үзәк комитеты тарафыннан, партия оешмасын торгызу өчен, Казанга җибәрелә. 1917 елның 26 мартында Казан шәһәр комитеты рәисе булып сайлана, «Рабочий» газетасын торгызуда катнаша.

Казан сәяси оешмасыннан РСДРП(б)ның 6 нчы съезды делегаты.

1917 елның октябрендә В.А.Тихомирнов РСДРП(б)ның Мәскәү комитеты Хәрби бюросында эшли, аннан соң – Мәскәү советында большевиклар фракциясе секретаре. 1918 елда НКВД коллегиясе әгъзасы, совет милициясен оештыручыларның берсе.

1919 елның гыйнварында Казанга сәяси эшкә җибәрелә, шәһәрне адмирал А.В.Колчак армиясеннән саклау чараларын оештыруда катнаша.

Әдәбият

Герои Октября. Москва, 1967.

Тарасов А. Тихомирнов Виктор Александрович // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.