- РУС
- ТАТ
хакимият эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (1971), ТАССРның атказанган юристы (1987)
1927 елның 23 феврале, Чаллы кантоны Югары Налим авылы — 1990 елның 25 июне, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1956).
1956–1957 елларда Саба районы Икшермә МТСы партия комитеты секретаре. 1957–1958 елларда КПССның Саба райкомы бүлек мөдире, 1958–1959 елларда секретаре, 1962–1963 елларда КПССның Балтач райкомы 1 нче секретаре.
1956–1962 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1963–1971 елларда бүлек мөдире урынбасары.
1971–1987 елларда ТАССР юстиция министры.
Таҗетдиновның хезмәтләре Татарстан партия оешмасының авылда мәдәни төзелешне оештыру мәсьәләләренә багышлана.
1980–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
Великий Октябрь и культурная революция в Татарии. К., 1967;
Культура села. К., 1968;
За высокую культуру села. К., 1974.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.