Биографиясе

1890 елның 22 декабре, Тубыл губернасы Петропавловский Завод поселогы — 1918 елның 8 августы, Казан.

РСДРП(б) әгъзасы (1910).

1910 елда Петербург университетында укый, студентлар чуалышларында катнашканы өчен кулга алына. Иреккә чыгарылганнан соң, Швейцариягә эмиграциягә китә (1912), 2 нче Интернационал эшендә катнаша.

1914 елдан Екатеринбург шәһәрендә партия эшен алып бара.

1917 елда большевикларның «Уральский рабочий» газетасы өчен басмаханә оештыруда, үзе үк лекцияләр укыган партия мәктәбе булдыруда катнаша; Екатеринбург шәһәр думасына гласный итеп сайлана.

1917 елның августыннан Казанда, губерна азык-төлек комитеты рәисе урынбасары; Эшче, солдат, крәстиян депутатлары советының РСДРП(б) фракциясе рәисе.

Петроградта 1917 елгы Октябрь революциясендә катнаша, Хәрби-революцион комитетның Тикшерү комиссиясе әгъзасы.

1917 елның ноябреннән Казан губерна башкарма комитеты рәисе, бер үк вакытта, 1918 елның февраленнән, Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы ХКС рәисе, марттан — РКП(б)ның губерна комитеты рәисе.

Революцион штаб әгъзасы, татар милли-демократик хәрәкәтен бастыруны җитәкләүчеләрнең берсе.

Советларның 5 нче Бөтенроссия съезды делегаты (1918 елның 4 июле, Мәскәү), РСФСР Конституциясен эшләү комиссиясе әгъзасы.

1918 елда Мәскәүдә сул эсерлар фетнәсен бастыруда катнаша, фетнә эше буенча РСФСР ХКС Тикшерү комиссиясе әгъзасы.

19 июльдән Казанны КОМУЧ Халык армиясеннән һәм Чех-словак корпусыннан саклауны җитәкли; шәһәр алынганнан соң кулга алынып, атып үтерелә.

Әдәбият                

Шейнкман С.А. Яков Семёнович Шейнкман // Пути революции. 1922. № 1; 

Мухарямов М. Я.С.Шейнкман (1890–1918) // Борцы за счастье народное. К., 1967; 

Октябрь в страницах биографий. Свердловск, 1987.

Автор — Л.М.Айнетдинова