Биографиясе

1919 елның 23 декабре, Казан губернасы, Спас өязе Татар Төгәлбае авылы — 1982 елның 24 мае, Ярославль өлкәсенең Тутаев районы Варегово штп.

Ярославль өлкәсендә эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделениесе командиры (46 нчы армиянең 2 нче понтон-күпер бригадасы). Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Дебрецен (1944) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 4 декабрендә Эрчи шәһәре янында (Венгрия) Дунай елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Катер тартып барган понтонда пехота һәм артиллериянең беренче десантын күчерә. Икенче ярда барган сугышта катнаша, шәхсән кул пулемёты утын бастыра һәм дошманның 12 солдатын юк итә. Яралана, әмма, хәрби техникалы 2 батальонны елга аша чыгарып, тагын 10 рейс ясый.

Сугыштан соң демобилизацияләнә, 1946–1979 елларда Варегово шәһәрендә торф предприятиесендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Мурманск шәһәрендә инженер-сапёрлар полкы территориясендә Геройның бюсты куелган.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин