Биографиясе

1916 елның 2 гыйнвары, Вятка губернасы (хәзер Татарстан Республикасы) Алабуга шәһәре — 1962 елның 24 сентябре, Йошкар-Ола, Мари АССР.

Әтисе үлгәннән соң гаиләсе белән Мари Автономияле өлкәсенә (хәзерге Мари Эл Республикасы) күченә. Сернур районының Парсай авылында, соңрак Йошкар-Ола шәһәрендә яши. Ленинград тау институтының дүрт курсын тәмамлаганнан соң (1938) Лаеш урта мәктәбендә математика һәм физика укыта.

1939 елдан Кызыл Армиядә.

Чкалов танк училищесен тәмамлый (1942).

1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 25 нче танк бригадасаның танк ротасы командиры (5 нче гвардии танк армиясенең 29 нчы танк корпусы). Дала, 2 нче Украина, 1 нче Балтыйк буе һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Корсунь-Шевченко, Умань-Ботошани (икесе дә 1944) һәм Көнчыгыш-Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 19 октябрендә Паланга шәһәре (Литва ССР) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Рота белән алдынгы отрядта хәрәкәт итеп, дошман тылына үтә һәм беренче булып шәһәргә керә. Рота корпусның төп көчләренең Балтыйк диңгезе буена чыгуын тәэмин итә.

1946 елдан запаста, Мари АССРда яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Алабуга шәһәрендә урнаштырыла.

Әдәбият   

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С.215, 223, 226, 228;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 181.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина