Биографиясе

1935 елның 1 октябре, Әтнә районы Җилгелде авылы – 2001 елның 11 августы, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1971).

1951–1998 елларда Әтнә районында эшли: Күәм машина-трактор станциясендә йөк ташучы, Дусым авылы клубы мөдире (1952 елдан), К.Маркс исемендәге колхозда сарык фермасы мөдире (Дусым, 1954 елдан), Күәм авылы советы рәисе (1959 елдан), «Игенче» колхозында бригадир (1959 елдан), рәис урынбасары (1967 елдан), рәис (Күәм авылы, 1968 елдан), район башкарма комитетының азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1994–1998).

Ә.З.Сәмигуллин җитәкче булганда, «Игенче» колхозында бөртекле ашлык җитештерү 2,7 тапкыр, бәрәңге – 2,2, сөт – 2,5, ит – 1,6 тапкыр, бөртек ашлык һәм бөртекле-кузаклы культуралар – 1 га дан 8,21 ц дан 36,33 ц га, бәрәңге 80,5 ц дан 187,7 ц га арта.

Хуҗалык җитештерүендәге югары күрсәткечләре өчен «Югары культуралы игенчелек колхозы» (1971), «Югары культуралы терлекчелек колхозы» (1984) дигән мактаулы исемнәргә лаек була. КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетларының Мактау грамотасы (1975, 1980), РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагы (1977) белән бүләкләнә.

1975–1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөтенроссия колхозлар советы әгъзасы (1980–1985).

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.