Биографиясе

1928 елның 20 маенда Минзәлә кантоны Иске Байсар авылында туган.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1970).

1945–1988 елларда Мөслим районында эшли: Иске Байсар авыл советы секретаре, КПСС район комитеты инструкторы (1948 елдан), «Урожай» колхозы рәисе (1955 елдан).

М.С.Сәләхов җитәкче булганда, «Урожай» колхозында ат, дуңгыз, сарык фермалары, урта, сигезьеллык һәм башлангыч мәктәпләр, 3 мәдәният сарае, 3 балалар бакчасы һәм җитештерүдә башка объектлар, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары төзелә.

Колхоз ел саен 40–45 мең ц бөртекле ашлык, 55–60 мең ц шикәр чөгендере, 6–7 мең ц бәрәңге, 7 мең ц ит, 30 мең ц сөт, 300–500 мең данә йомырка сата. Бөртекле ашлык уңышы 1 га дан 33 ц га, еллык савым һәр сыердан уртача 4400 кг га җитә.

1967–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.